Мәскәүнең 1186нчы номерлы татар этномәдәни компонентлы мәктәбендә “Батырлык гасырларда калачак” төбәкара ачык конкурсы узачак. Ул Советлар Союзы Герое, шагыйрь-патриот Муса Җәлилнең тууына 113 ел тулуга багышлана.
Конкурста Мәскәү шәһәре Мәгариф департаменты системасының мәгариф учреждениеләре иҗат коллективлары, шулай ук балалар йортлары, интернат-мәктәпләр, әдәби студияләр, яшәү урыны буенча клублар һәм аерым кешеләр катнаша ала.
Бәйге түбәндәге номинацияләрдә уза:
- аерым җырлау, вокаль жанр; нәфис сүз;
- иң яхшы автор шигыре, проза жанрында иң яхшы авторлык эше;
- иң яхшы укыту-тикшеренү эше;
- иң яхшы проект эше.
Конкурс тәкъдим ителгән номерлар, тикшеренү һәм проект эшләре белән 2018 елның 1 декабреннән 2019 елның 13 февраленә кадәр өч этапта үткәрелә.
I этап (мәктәп): катнашучыларны конкурсның II этабына сайлап алу өчен мәгариф оешмалары тарафыннан үткәрелә. 2019 елның 15 гыйнварына кадәр белем бирү оешмалары конкурсның икенче турында катнашу өчен гаризалар җибәрә.
II этап (сайлап алу): 2019 елның 15 гыйнварына кадәр конкурсның оештыру комитеты мәктәп этабында җиңүчеләрнең тикшеренү, проект һәм әдәби авторлык эшләрен кабул итү;
III этап (йомгаклау): Гала-концерт. Җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү.
Конкурста катнашу өчен гариза түбәндәге адрес буенча җибәрелә: 109559, Мәскәү, Белореченск ур., 19, корп.2, М. Җәлил исемендәге 1186нчы мәктәп.
Элемтә өчен телефоннар: (495)-359-57-47, (495)-359-50-47; E-mail: [email protected] һәм [email protected]