2 февральдә Пушкино шәһәрендә Мәскәү өлкәсе халыклары фестивалендә татар ризыклары тәкъдим ителәчәк, милли киемнәр күрсәтеләчәк. Бу хакта “Татар-информ”га фестивальне оештыручы Рафек Вәлитов хәбәр итте.
Фестивальне оештыручы сүзләренчә, чарада төрле милләт вәкилләре катнашачак. “Халкыбызның мәдәнияте белән таныштырыр өчен, фестивальдә катнашучыларга без татар ризыкларын тәкъдим итәчәкбез, милли киемнәрне күрсәтәчәкбез”, – диде ул.
“Безнең туган ягыбызда, Түбән Новгород өлкәсендә электән үк кышкы уеннар оештырылган. Мәскәүнең үзендә һәм Мәскәү өлкәсендә якташларыбыз күп булганга күрә, без Мәскәү өлкәсе Пушкино шәһәрендә фестиваль уздырырга булдык”, – диде Рафек Вәлитов.
Фестивальнең ачылу тантанасы 12:00 сәгатькә планлаштырылган. “Чарада катнашучыларны кышкы уеннар, викториналар көтә. Шулай ук концерт программасы, чана, чаңгыда һәм тау шуу да каралган. Намаз уку өчен аерым мәйданчык, балалар комплексы да булачак”, – дип әйтте Рафек Вәлитов.