Идел буе татарларының Кырымдагы “Идел” ассоциациясе 2014 елның 14 мартын бәйрәм көне итеп истә калдырачак. Чөнки бу көнне эфирга күптән көтелгән татарча радиотапшыру чыкты.

Тапшыруларны Казан дәүләт университетын тәмамлаган Хәлидә Әхмәтҗанова алып бара. Алар Транс-М-радиоканалында чыгачаклар. Әлеге радиостанция 20 ел эфирда эшли һәм бөтен Кырым территориясендә ишетелә.
