tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Җыен узды, эш дәвам итә
Җыен узды, эш дәвам итә

Җыен узды, эш дәвам итә

III Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенына килгән делегатлар нигәдер аеруча кызыксыну уятты. Сәбәбен хәзер генә аңладым кебек. Алар сәясәтче дә түгел, артист фәлән дә түгел, тормышның көндәлек агышында кайнап торган кешеләр. Алар конкрет әйбер белән эш итәргә өйрәнгән, исбат итәргә тиешлесен конкрет гамәл белән күрсәтәләр. Андый даирә белән якыннан аралашкан булмагач, миндә бу кешеләр зур кызыксыну уяттылар. Җыелышлар арасында мин делегатлар белән сөйләштем, чыгышларындагы игътибарны җәлеп иткән моментларны төрткәләп тә бардым.

Татар дөньясына яхшы гына ук танылып өлгергән Чуашстан татарларының милли-мәдәни автономия рәисе Фәрит Гыйбатдиновны туктаттым. Шыгырданлыларның берәрсе белән таныштыруын сорадым. Ул мине Шыгырдан авылы җирлеге башлыгы Марат Айзатуллов янына алып килде. Бу авылдан барлыгы 6 кеше эшмәкәрләр килгәннәр икән. Казан халкына ит җитештерүчеләре белән танылган авыл эшмәкәрләр ни белән генә шөгыльләнми икән. Күбесе, анысы аңлашыла, сәүдә, сату-алуда, шулай ук төзелеш өчен профнастил, брусчатка, шлакоблок кебек материаллар җитештерүчеләр бар. Элеккеге колхоз кыйпылчыгы дип атарлык хуҗалык та эшләп килә, тик анда авыл халкының 5% мәшгуль. Алар да сезонлы эштә, иген мәшәкатьләре бетүгә үз эшләренә тотыналар. Инде халык алдындагы чыгышында әле беренче елын гына авыл җирлеге башлыгы вазифаларын башкаручы Марат Минсәет улы авылларында иҗтимагый совет тәҗрибәсе белән уртаклашты. Бу татар мәхәлләсен торгызу идеясенең конкрет мисалы булып тора.

Башкортстанның Благовещенск шәһәреннән килгән Альберт Динуров шәһәрләрендә эшмәкәрләрләрне берләштерүче оешманың җитәкчесе булып тора. Ул үз эшенең дә, башкалар эшенең дә нечкәлекләрен яхшы белә. Үзенең эшчәнлеге дә күпкырлы: төзелеш тә, көнкүреш хезмәте күрсәтү дә, сәүдә дә. “Бездәге эшмәкәрләр көчле, ди Альберт әфәнде, үзебезгә тел-теш тидертмибез, күбесенчә сәүдә, транспорт хезмәте, фермерлык һәм агач эшкәртү белән шөгыльләнәбез. Бу җыен төрле төбәктәге эшмәкәрләргә бер-берсен танып белү өчен бик файдалы. Башкортстаннан 50 бер автобуска утырып килдек, үзара танышып, координатларыбызны алмаштык”. Хәйриячелек бармы дигән сорауга да Альберт әфәнде рәхәтләнеп җавап бирде. ” Балалар мәйданчыгы, хоккей коробкасы  төзеттем, 2 мәчеткә даими ярдәм итеп торабыз: электры, җылысы өчен түлибез, җиһазларын, келәмнәрен алдык. Артистлар килсә аларны каршы алабыз, әби-апаларга билет алып таратабыз. Кайчак 200 билет сатып алып таратканыбыз булды. Татар төркемнәре бар иде балалар бакчаларында, аларга милли киемнәр тектереп биргән идек. Хәзер киемнәре бар, татар төркемнәре юк. Татар мәхәлләсе – дөрес әйбер ул” – дип җөпләп куйды сүзен Альберт Динуров.

Даил Габдулла улы Шаһиәхмәтов Мари илендәге Медведево районының хакимият башлыгы да мондый җыеннар бик кирәк дип саный. Эшмәкәрләр биредә яңа алымнар, яңа технологияләр күреп кайталар, яңа уйлары туа ди ул. “Татарстанга зур рәхмәт, вакыт табып, эшлим дигән кешене җыеп, өйрәтәләр, күрсәтәләр”, – дип ассызыклады Даил Габдулла улы. Район башлыгы эре җитештерүчеләрнең беренчел булуы мөһим ди, аларга ваклары иярә ди. Районда 68 мең кеше яши, эре кирпеч, пыяла, чыра һәм башка заводлар кешеләргә эш урынын тәүмин итә, ваграк эшмәкәрләргә дә эшләргә җирлек бирә. Инде трибуна артында ясаган чыгышында  Даил  Шаһиәхмәтовның башка милләт кешеләре арасында таралып яшәгән милләттәшләребез арасында татар телен саклауга багышланган сүзләре аеруча истә калды. Алар районда эксперимент башлаганнар, бер балалар бакчасында ТНВ каналында татарча һәм инглизчә алып барылган тапшыруларны файдаланып балаларны инглизчә һәм татарчага бергәләп өйрәтәләр. Катнаш гаиләләр дә моны хуплап каршы алган икән.

Илдар Ибраһимов Сарман районы Петровский завод авылыннан. Шаярып сөйләшергә ярата торган кеше булып чыкты ул. “Менә узып барганда чакырып керттеләр монда”, – дип башлады ул сүзен. Шаян сүзле булса да, ул эшләгән эшен яратып, иҗади карашлы эшмәкәр дигән фикер калдыра. 20 га җире, умартасы, буасы бар икән. Балык үрчетә, бал җитештерә, каз асрый. Шунысы гына эчне пошырып тора икән – соңгы елларда таралган эчүчелек. “Каз карап торырга кеше табып булмый”, – дип зарын белдереп тә алды. 1 майдан махсус сугым урыннары турындагы федераль канун да, ни булыр дигән уйлар тудыра. Чөнки меңләп каз тоткан кешегә бу чыннан да зур проблема тудыруы мөмкин. “Авылдагы әбиләр безнең өчен булса да тот казларны дип әйтәләр. Каз өмәләрен үзләре оештырып, күңелле бәйрәм ясыйлар”, – дип сөйләде Илдар. Валлаһи, кызыктырды, телефонын язып алдым, ел ахырында каз алырга дип сүз куештык.

Беренче булып чыгыш ясаган Башкортстаннан Илдус Фаюршин Илдар белән сөйләшкән теманы ишетеп торган диярсең, авыллардагы эчкечелек проблемасын күтәрде. Дәлилләп бу афәттән котылу юллары турында да сөйләде.

Ульян өлкәсе  Иске Кулаткадан килгән Рамил Бахтиев “Алга, мишәрләр” бизнес клубы турында сөйләве кызыклы булды. Биредә  мастер класслар үткәрелә, хокукчылар, икътисадчылар, авыл хуҗалыгы белгечләре чыгыш яый, җирле  эшмәкәрләр тәҗрибәләре белән уртаклашалар икән”.

Пермь крае Кунгур районыннан килгән Алмаз Хавыевның чыгышы миңа аеруча ошады. Ул яңа төр эшмәкәр. Эшен фән, яңа техноллогияләргә таянып алып бара. Гектар ярым кәбестәдән башланган бизнесы хәзерге көндә яшелчәләр җитештерә торган шактый зур хуҗалык – “Рифей” фирмасы. Алмаз үзе эше белән беррәттән ике югары белем алган, диссертациясен яклаган, хәтта үзе хәзерн студентлар укыта. Шуның белән бергә таза һәм матур телендә сөйләшүче Алмаз үз авылының чын патриоты да. Күренеп тора туган Тор Түз авылы турында ул сәгатьләп сөйли ала.

Башкортстанның Краснокама районыннан килгән Айрат Зәйдуллинның чыгышында татар эшмәкәрләренең электрон базасын татар конгрессы сайтында булдыру идеясе башта делегатлар тарафыннан кул чабып кабул ителде, җыелыш ахырында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе бу тәкъдимне хуплавын белдерде. Димәк, татар эшмәкәрләрен бер-берсен табы, эшлекле элемтәләр кору җайланачак. Шулай ук Айрат Кушнаренко районында татар гимназиясе төзү турында да сүз кузгатты, Татарстан тарафыннан югары дәрәҗәдә булылык булса, эш тизрәк барыр иде дигән өметен белдерде.

Татарстанның Әгерҗе районыннан килгән Илшат Сахиповны зал тын алмыйча да тыңлады. Сахиповлар нәселе авылларын икътисади яктан гына түгел, рухи яктан торгызу эшенә дә алынган. Мәктәпне матурлап төзәткәннәр, мәчет салдырганнар, инде спорт корылмасы турында хыялланалар.

Самара өлкәсе Гали авылының Ринат Закиров әйтмешли, рәсми булмаган лидеры Расих Латыйпов кызыклы, безнең ил өчен бик үк таралмаган бизнес төре – агротуризм турында сөйләде. Шаккаттыргыч саннар әйтелде. Кыш ял көннәрендә авылга атта йөрергә, таудан шуарга 500 әр кеше килгән. Теплицаларда яшелчә үстереп, ат чабышлары белән данлыклы Гали авылы агротуризмны тагын да үстерү өстендә эшли. Туристик маршрутлар эшләнеп килә икән.

Ырынбур өлкәсе Яфар авылыннан килгән Илдар Асяевның чыгышы инде көне буе җыелышта утырып арыган залны җанландырып җибәрде. Зур юмор белән ул үзенең эшмәкәрлек юлын башлагандагы авырлыклары турында сөйләде. Эшен бәрәңге үстерүдән башлый Илдар. Башта тәҗрибә булмый, икенче елга корылык, өченче елга яңгырлар коеп ява. Кыскасы бәрәңгедән егет уңмый. Инде авылны ташлап китәм дип уйлап йөргәнда татар авыллары эшмәкәрләренең беренче җыенында Кукмарадагы эш тәҗрибәсе яңа идея бирә. Бүгенге көндә Илдар милли аш-су, пилмән җитештерә, икмәк пешереп сата, эшен кидәйтү исәбе дә бар.

Менә шундый безнең татар эшмәкәрләребез: бирешмиләр, кыенлыкларга карамыйча үҗәтләнеп эшлиләр. Җыен тәмам, фикерләр тупланган, киләчәк планнар билгеләнгән. Эш дәвам итә.

 

Ринат Сафин фотосы, tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*