Кичә Казанда Туган тел көненә багышланган эксперименталь музыка концерты узды. Бу Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы яшьләр оешмасы ярдәме белән оештырылган чара.
Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин Казанның Заманча сәнгать галереясендә Халыкара телләр көненә багышланган концертны удмуртлар һәм чувашлар белән берләшү дип атады. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә сөйләде.

Тәбрис Яруллин узган елларда шәһәр кичәләрен оештырылуын әйтте. “Без татар телендә заманча чаралар, проектлар үткәрәбез. Безнең янда шул ук юнәлештә булган халыклар да бар. Алар да шәһәр мәдәниятен үстерә, безнең кебек үк уйлый, фикер йөртә”, – ди ул.
“Удмурт халкын бик яхшы беләбез, соңгы чараларыбызга да аларны чакырдык, дизайнерлар, заманча музыканы уйнаган рок-төркемнәр килде. Шул исәптән чуваш халкы да”, – диде Тәбрис Яруллин.
“Без үзебезгә игътибарны җәлеп итәргә тырышабыз, әмма чувашлар, удмуртлар да бар, аларның да заманча мәдәнияте, тел оптимизмы барлыгын игътибарга алмыйбыз. Шуңа күрә дә без әлеге концертны оештырырга булдык”, – диде ул.
Бүгенге чарада чуваш телендә джаз, татарча һинди, удмуртча электропоп уйнадылар. “Әзерләнгәндә без бер-беребезгә шулкадәр якынайдык, дуслашып беттек. Алар белән сәнгать өлкәсен бергә алып бару – табигый. Миңа калса, һәрнәрсәнең үз файдасы бар. Тагын бер “дөнья”ны ачканнан соң, үзебезгә ләззәт алдык дип уйлыйм”, – диде Тәбрис Яруллин.
Зилә Мөбәрәкшина,
tatar-inform