Мари Эл республикасының татар региональ милли-мәдәни автономиясе иҗтимагый оешмасы советы рәисе Əмир Шакиров фикеренчә, төбәктә татар оешмалары эшчәнлеге куәтле дәвам итсен өчен, җирле башкарма хакимият органнарында татар халкы вәкилләре булырга тиеш. Бу фикерен ул “Татар-информ” хәбәрчесенә җиткерде.
“Депутат корпусында үз кешеләребез бар, ә менә башкарма хакимият органнарында соңгы арада безнең вәкилләр юк”, – диде Шакиров.
“Элек Мари Элда татар министрлар бар иде, алар җирле татар оешмаларына чын күңелдән ярдәм иттеләр, шул исәптән финанс яктан да. Алар ярдәме белән без республика программаларына да эләктек”, – дип сөйләде Шакиров.
- Бөтендөнья татар конгрессы мәгълүматы буенча, бүгенге көндә Мари Элда 38357 кеше яши, шуларның 27 меңгә якыны шәһәрләрдә яши. “Мари Эл республикасының Татар милли-мәдәни үзәге” оештырган чараларга, шул исәптән сабан туйларга ун меңләп халык йөри”, – диде Рамай Юлдашев.
Алсу Исмәгыйлева