Казанның Совет районы 199нчы балалар бакчасында “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасының Казан бүлеге вәкилләре күчмә утырышы узды. Чара ТАССРның 100 еллыгына багышланган иде.
“Милләтләр дуслыгы” дип исемләнгән бу утырышта төрле милләт балалары чыгыш ясады, татар уеннары, йола, гореф-гадәтләре күрсәтелде. Төрле милләт вәкилләренең татар телендә аралашуы, чараныд “Туган тел” җырын башкару белән тәмамлануы күңелдә матур хисләр калдырды, ди катнашучылар.