Әлеге видеоязманы Монреальдә яшәүче милләттәшебез Вәдил Нуриәхмәтов әзерләгән. Монреальдә татарлар акциягә инде өченче ел кушыла. “башта бик курыккан идек, күбесенең язасы килмәде, без татарча укымадык, белмибез, дип каршы тордылар,”- ди Алимә Сәлахетдинова. Хәзер алар “Татарча диктант” акциясендә яратып катнаша.