tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чистайда “Ак яулыклы Дәү әниләр” конкурсы узды
Чистайда “Ак яулыклы Дәү әниләр” конкурсы узды

Чистайда “Ак яулыклы Дәү әниләр” конкурсы узды

Ислам үзәгендә «Ак яулыклы Дәү әниләр» дип исемләнгән чара узды.
Әлеге конкурс Чистайда беренче тапкыр үткәрелде. Аны уздыру башлангычы белән мөхтәсибәт каршындагы «Мөслимәләр» төркеме җитәкчесе Рушания Вахитовна чыкты.
Чарада 7 конкурсант катнашты, алар үзара төрле бәйгеләрдә көч сынаштылар. Барлыгы 6 бирем бар иде.

Беренче конкурста һәр катнашучы үзен тәкъдим итте, икенчесендә алар үзләренең мавыгулары турында сөйләделәр, өченчесендә балаларны тәрбияләүгә кагылышлы төрле хәлләргә карата үзләренең фикерләрен әйттеләр. Дүртенче конкурста катнашучылар халык медицинасын авыруларны дәвалауда ничек куллануны күрсәттеләр, бишенче этапта дога конкурсы узды, алтынчы этапта конкурсантлар яраткан ризыкларын әзерләү серләре һәм аларның тарихы белән уртаклаштылар.

Бәйгедә катнашучыларның эшләренә жюри бәя бирде һәм конкурс тәмамланганнан соң һәрберсенә истәлекле бүләкләр тапшырылды, грамоталар бирелде. Аннары чәй мәҗлесе узды.

Әбиләр бик сәләтле булып чыкты. Аларның кайберсе шигырьләр иҗат итә, сөйли, кемдер бик матур тегә, чигә, кемдер ризыклар пешерергә бик ярата. Һәр катнашучының нинди дә булса хыялы турында сорагач, алар: «Коръәнне дөрес һәм аңлап уку», – дип җавап бирделәр.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*