tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Татарлык кайтсын Казанга!

ВИДЕО: Татарлык кайтсын Казанга!

Соңгы елларда милләтнең бишеге булган авылларда яшәүчеләрнең саны кими, Татарстан халкының 70 проценты гомер иткән шәһәрләргә дә милли рух бик авырлык белән керә. Алар еш кына туган телне оныту мәркәзенә әверелә бара. Яңа гына узып киткән бәйрәм көннәрендә татар матбугаты милләтебезнең четрекле проблемалары турында онытмаганмы соң?
“Юаннар көзгесе” видеоблогында татар басмаларының узган бәйрәм көннәрендә басылып чыккан саннарына күзәтү ясыйбыз. Тапшыру ахырында сезне өр-яңа җырның премьерасы көтә. Уфада яшәүче коллегабыз, телевидение журналисты Гөлфия Шәвәлиева “Дөнья” студиясе тамашачыларына үзе иҗат иткән өр-яңа җырның клипын тәкъдим итә. Дөньяның төрле тарафларында яшәүче милләттәшләребезнең мондый иҗади бүләкләре Казаныбызга татар рухын кайтарырга өндәп тора. “Дөнья” студиясе “Юаннар көзгесе” сәхифәсенең 60 нчы чыгарылышында яңгыраучы җырның авторы һәм башкаручысы Гөлфия ханым Шәвәлиевага рәхмәт белдерә, аңа яңа иҗади уңышлар тели!