tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар шагыйрьләре “Йөрәк сүзе” бәйрәмендә катнашты
Татар шагыйрьләре “Йөрәк сүзе” бәйрәмендә катнашты

Татар шагыйрьләре “Йөрәк сүзе” бәйрәмендә катнашты

Татар шагыйрьләре Марат Закир, Шәмсия Җиһангирова, Галия Гайнетдинова, Фәнил Гыйләҗев Башкортстан башкаласында “Йөрәк сүзе” бәйгесендә катнашты. Чара Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең тууына быел 100 ел тулуга багышланды.

Шигъри бәйге 9 ноябрьдә «Башкортстан» дәүләт концерт залында узды. Бәйгедә һөнәри актерлык яки режиссерлык белеме булганнар гына катнаша.

Татарстан кунаклары шулай ук Уфа зиратындагы Мостай Кәрим, Ризаэддин Фәхретдин, Фәридә Кудашева, Әнгам Атнабай, Равил Бикбаев каберләренә чәчәкләр салдылар, мәрхүмнәр рухына дога кылдылар.

sptatar.com

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*