18 НОЯБРЬ 20:00 Камал театрының зур сәхнәсендә TAT CULT LAB музыка лабораториясенең шоукейсы булачак .
Шоукейста катнашучы төркемнәрнең өч атналык эш нәтиҗәсе тәкъдим ителәчәк. Программада куратор белән чакырылган белгечләр ярдәмендә әзерләнгән 9 заманча татар җыры күрсәтеләчәк.
- Яңалыкларга нигезләнгән җыр
- Татар әкиятенә нигезләнгән җыр
- Кабан күленә багышланган җыр
- Үз буынга багышланган җыр
- Илһам Шакировка багышланган җыр
- Әлфия Авзаловага багышланган җыр
- Спектакльгә язылган җыр
- Кинога язылган җыр
- һәм биремнәрдән тыш иҗат ителгән җыр!
Махсус кунаклар: Нурбәк Батулла, Андрей Руденко, Эльмир Низамов, Марат Taturas, Зәринә Вилданова, Илгиз Шәйхразиев, Татьяна Ефремова.
Оештыручылар: Yummy Music лейблы, creeptone media продюсерлык төркеме һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы. Чара Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы ярдәмендә үткәрелә.