Казанда туып-үскән Динара Мәҗитова «Әстерхан-24» телеканалына җитәкче итеп билгеләнде.
Динара озак еллар Әстерханда татар яшьләре хәрәкәтенең лидеры иде, 2006-2016 елларда Бөтендөнья татар яшьләре форумы Шурасы әгъзәсе. 2014-2018 елларда Идел өлкә журналының баш мөһәрире вазыйфасын үтәде. 2018-2020 – Әстерхан өлкә таможнясының (илдә иң эредәрнең берсе) пресс-секратере булып эшләде.
Иң мөһиме – ул 4 бала анасы. Балалары да милли эшләрдә катнаша.