tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Акыллы мәктәп» проекты Татарстан мәктәпләрендә үрнәк буларак тәкъдим ителәчәк
«Акыллы мәктәп» проекты Татарстан мәктәпләрендә үрнәк буларак тәкъдим ителәчәк

«Акыллы мәктәп» проекты Татарстан мәктәпләрендә үрнәк буларак тәкъдим ителәчәк

Актанышның Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатында «Акыллы мәктәп» дип атала торган система төзелә. «Акыллы мәктәп» системасына дәрескә кыңгырауларны автомат рәвештә бирү, укырга килүне теркәү, ата-аналарга хәбәрләр җибәрү, медиаҗиһазлар белән идарә итү, туклануны хисаплау системалары, эчке веб-сайт, чат-бот һәм мобиль кушымта керә.

Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры урынбасары Радик Гыйсмәтов җитәкчелегендәге эшче төркем 23 декабрьдә гимназиядә булып, әлеге проектны тормышка ашыруда юл картасы булдыру буенча фикер алышты.

Укытучылар һәм укучылар бу системаны файдаланучылар гына түгел, аны камилләштерүчеләр дә булачак. «Акыллы мәктәп»не баетуда программалаштыру түгәрәкләренә йөргән балалар да катнашачак.

Актанышның Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаты — республикада «Цифрлы икътисад өчен кадрлар» федераль проектын тормышка ашыруда катнаша торган бердәнбер мәктәп. Гимназия-интернатта миллиардер Игорь Рыбаков һәм Екатерина Рыбакова оештырган Рыбаков Фондының республикада бердәнбер тәҗрибә мәйданчыгы да урнашкан.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*