tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бүген Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Пермь краена бара
Бүген Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Пермь краена бара

Бүген Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Пермь краена бара

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевның Пермь краена сәфәре өч көн дәвам итәчәк.

Иртәгә, 31 нче гыйнварда, Милли Шура рәисе Барда районына барачак. Биредә ул Барда районы башлыгы Х.Г. Алапанов белән рәсми очрашу уздыра.  Васил Шәйхразыевның Пермь краена сәфәре “Татарлар” гамәл Стратегиясе”н тормышка ашыру максатыннан оештырыла. Көн тәртибендә Идел буе федераль округына кергән татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән очрашу да каралган. Анда Бөтендөнья татар конгрессының 2020 нче елгы эшчәнлегенә йомгак ясау, 2021 нче ел эш планын һәм максатларны билгеләү күздә тотыла.

1 нче февральдә Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Пермь крае губернаторы администрациясе җитәкчесе Л.В. Политов белән очрашачак. Рәсми чарадан соң, Милли Шура рәисе Пермь крае татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән киләчәккә планнар хакында фикер алышырга җыена.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*