tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Зөфәр Гыймаевның “Рәсем сәнгате – минем мәхәббәтем” дигән күргәзмәсе ачылды
Зөфәр Гыймаевның “Рәсем сәнгате – минем мәхәббәтем” дигән күргәзмәсе ачылды

Зөфәр Гыймаевның “Рәсем сәнгате – минем мәхәббәтем” дигән күргәзмәсе ачылды

Күргәзмәгә Зөфәр абыйның портрет геройлары да, укучылары, татар зыялылары җыелган иде. Кичә Зөфәр абыйча ихлас, дулкынландыргыч булды.
Татарстанның халык артисты Дания Нуруллина үз портреты яныннан китә дә алмады. Аны фотога төшерделәр, ул исә җыелган кешеләргә рәссам турында фикерләрен әйтергә ашыкты:

– Беләсезме, ул бит бердәнбер. Яхшы рәссамнар һичшиксез бар, әмма татар дөньясын шулкадәр нечкә тоемлый, татарга хас төсләрне белә торганнар тагын бармы икән?.. Ул минем портретны 60 яшьлегемә ясап, сәхнәгә менеп бүләк иткән иде. Әлеге эшкә алынгач, мин Зөфәрнең остаханәсенә дүрт ай буе йөрдем. Аның һәрбер көне матур әңгәмәләр белән истә калды. Нәтиҗәдә портертта минем холкымны, эчке дөньямны чагылдырды. Ул Камал театрының якын дусты, бик күп шәхесләребезне мәңгеләштергән олы рәссам. Күргәзмәдә күчермә, билгеле, ә инде оригиналы минем өемдә эленеп тора. Нинди истәлек, мирас бит ул…

Татарстанның халык артисты, пианист Марина Коварская да үзенең портеры янәшәсендә бөтерелде. Портреттагыча киенеп килгән бу ханымны мәңгеләштерүнең үз җае бар. Ренат Еникеев, Рөстәм Яхин әсәрләрен танытуда армый-талмый эшләгән ханым ла ул. Зөфәр абый шулай итеп бер залга төрле милләттән булган фикердәшләрен туплый алган. Әлбәттә, дулкынландыра. Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова да дулкынлануын яшермәде. Моның әлбәттә, үз сәбәпләре бар…

– Без сезнең белән шактый еллар бергә эшлибез. Төрле хәлләр булды. Әмма күргәзмә ачылышына шулкадәр кеше килгән икән, димәк, сез чын мәгънәсендә мәдәни дөньяда саллы шәхес. Сезнең талантыгызга бернинди шик туа алмый. Бу күргәзмә аның нинди киң кырлы булуына дәлил. Сезгә иң беренче чиратта сәламәтлек телисем килә. Соңгы елларда сезгә аның өчен көрәшергә туры килә. Көрәшегез, нык булыгыз, бар да яхшы булыр. Мин сезгә укучылар, чын мәгънәсендә дәвамчылар телим. Ә алар сезнең бар.

Хезмәттәшләрегезнең фикердәшләр булуын телим. Чөнки бүген дөньяда карашлар үзгәрә, еш кына чын кыйммәтләр онытыла. Татарстан Рәссамнар берлегенә бердәмлек телим. Бердәм булганда гына кыенлыкларны җиңеп була. Яшерен-батырын түгел, бөтен картиналарны да сатып алып бетереп булмый. Ләкин безгә бергәләп зәвык һәм рухи азыкка тартылу формалаштырасыбыз бар. Безнең барыбызга да рухи сәламәтлек телим. Иҗади озын гомер насыйп булсын, дуслар, фикердәшләр һәрвакыт янәшәгездә торсын.

Ул – аксакал. Аның картиналары – тарихи төгәллек, кешелеклелек, кисәтү, ә иң мөһиме – ярату дәлилләре. Тикмәгә генә, “Рәсем сәнгате – минем мәхәббәтем” дип аталмый бит инде ул, – диде министры.
Күргәзмә ай буе эшләячәк.

Гөлинә Гыймадова
vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*