tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Әби-бабай өйрәткән, туган телне көйләткән”
“Әби-бабай өйрәткән, туган телне көйләткән”

“Әби-бабай өйрәткән, туган телне көйләткән”

Шушы көннәрдә Лениногорск шәһәренең 11нче гимназиясендә  “Энҗе бөртекләре” иҗат төркеменең “Айсылу” драма түгәрәге укучылары “Туган тел һәм Халыклар бердәмлеге” елы уңаеннан “Әби-бабай өйрәткән, туган телне көйләткән” дип аталган бик матур кичә үткәрделәр.

Бу чарада тузмый торган бүләк – “Бәби ашы” күренеше күрсәтелде. Киләчәк буынга туган җирен чын күңелдән яраткан, халкының тарихына, гореф–гадәтләренә, әдәбиятына, диненә ихтирам белән караган кеше генә туган телен чиксез кадерләве турында җиткерелде. Иң җылы хисләр, иң матур тойгылар татар җырлары, татар моңнары аша күңелләргә үтеп кергәнлеген кичәне карарга кергән укучылар бик яхшы төшенде.

Кичә моңлы җырлар белән үрелеп барды. Сәхнәдә тәүге адымнарын ясаган җырчы кызларыбыз көчле алкышларга күмелде.

Туган телен камил белгән укучылар үзләрен чын артистлар итеп күрсәттеләр.

“…халыкның иң зур байлыгы, иң кадерле рухи хәзинәсе, һичшиксез, аның теле. Халык үзенең телен, оста бакчачы кебек, яман җилләрдән, рәхимсез салкыннар куырудан саклап, мең еллар буена үстереп килгән, аны өзлексез баетып, матурлап, иң тирән фикерләрен, иң нечкә хисләрен дә аңлатып бирер дәрәҗәгә җиткергән”,- дигән Гомәр Бәширов. Бу канатлы сүзләр уздырган кичәнең эчтәлегенә бик тә туры килә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*