6 май көнне Бөтендөнья татар конгрессының студентлар ассоциациясе егет-кызлары Габдулла Тукайның 140 еллыгын бәйрәм итү елында, Россия Федерациясе төбәкләреннән һәм чит илләрдән килгән студентлар белән эшләү планы кысаларында, бөек татар шагыйренең тормышы һәм иҗаты белән танышу максатында Арча районында экскурсиядә булды.
Казахстаннан, Башкортстан, Саха (Якутия) Республикаларыннан, Самара һәм Әстерхан өлкәләреннән Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтында, Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында, Казан дәүләт аграр университетында, Казан дәүләт энергетика университетында белем алучы татар студентлары бөек шәхеснең туган ягына барды. Алар Кушлавыч авылында Тукаевлар гаиләсенең музей – йортында һәм Кырлай авылында урнашкан Габдулла Тукай музеенда булдылар. Шулай ук төзекләндерелгән яр буен карадылар.
Сәяхәттә катнашучылар бөек әдипнең иҗаты һәм аның тормыш юлы, яшәгән урыннары белән кызыксынып таныштылар. Татарстан Республикасы татар авылларының матурлыгын һәм төзеклеген аерым билгеләп үттеләр,
