Бүген ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыев төбәккә кылган эш сәфәре кысаларында Пермь крае Диния нәзарәте рәисе Мөфти Әнвәр хәзрәт Аблаев белән очрашты.
Биредә ТР Вице-премьерына крайдагы дини яшәеш турында мәгълүмат биределәр. Ул милли-мәдәни җәмгыятьләребез белән кулга-кул тотынып эшләүләре өчен Әнвәр хәзрәткә рәхмәтләрен белдерде.
Иртәгә Милли Шура рәисе Барда Җәмигъ мәчетен дә зиярәт итәчәк.