tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Быел «Җәлил укулары»нда Чиләбе, Оренбург, Свердловски өлкәләре актив катнашкан
Быел «Җәлил укулары»нда Чиләбе, Оренбург, Свердловски өлкәләре актив катнашкан

Быел «Җәлил укулары»нда Чиләбе, Оренбург, Свердловски өлкәләре актив катнашкан

Быел үтүче III Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесендә иң актив катнашкан шәһәр һәм төбәкләрдән Чиләбе, Оренбург, Свердловски, Киров өлкәләре, Мәскәү, Самара, Санкт-Петербург шәһәрләре санала.

«Ел саен „Җәлил укулары“ әдәби бәйгесендә катнашучылар саны арта бара. Быел бәйгедә катнашучылар саны 40 меңнән артып китте. Хәтта чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез әлеге бәйгедә теләп катнаша. Мәсәлән, Гарәп Әмирлекләре, Кытай, Бельгия, Алжир, Йемен, Төркия һәм башка илләрдән гаризалар килде», — дип хәбәр итте Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесен оештыручылар.

Кичә Казанда III Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләделәр. Тантана дәвамында Җәлил шигырьләре төрле халык телләрендә яңгырады.

Алинә Айдарова
tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*