tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Камил хәзрәт Сәмигуллин Алабугага эшлекле сәфәр кыла
Камил хәзрәт Сәмигуллин Алабугага эшлекле сәфәр кыла

Камил хәзрәт Сәмигуллин Алабугага эшлекле сәфәр кыла

Бүген, раҗәб аеның 7 нче көнендә (19 нчы февральдә), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Алабуга районына эшлекле сәфәр кыла. Биредә бүген Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган Коръән күргәзмәсе ачыла. Төрле илләрдә басылган басма Коръәннәрне бер урынга туплаган мондый зур күргәзмә Алабуга шәһәрендә беренче тапкыр уздырыла.

“Изге Коръән дөньясында” дип аталган күргәзмәнең рәсми ачылышына кадәр Камил хәзрәт Сәмигуллин, Алабуга шәһәрендәге дини вәзгыять белән танышу максатыннан, район имам-мөхтәсибе һәм район җитәкчелеге белән очрашулар үткәрде. Татарстан мөселманнары башлыгы Алабуга районы хакимияте башлыгы Рөстәм Нуриев белән район хакимияте бинасында күреште. Әлеге рәсми очрашуда, шулай ук, район имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов катнашты. Әңгәмә барышында сүз мөхтәсибәт белән җирле хакимият арасында хезмәттәшлек, мәхәлләләр эшчәнлеге һәм башкалар хакында барды.

Моннан тыш, мөфти, Алабуга шәһәрендә беренче тапкыр Коръән күргәзмәсен оештыруда теләктәшлек күрсәткәне өчен, Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы генераль директоры Гөлзада Руденкога һәм мөхтәсибәткә тирән рәхмәтен җиткерде. Мөфти хәзрәт район башлыгы Рөстәм Мидхәт улын шулай ук күргәзмә белән танышырга чакырды, Камил хәзрәт әлеге күргәзмә өчен үзеннән 30 басма Коръән тапшыруы хакында белдерде.

Очрашуда катнашучылар шулай ук 2020 нче уку елыннан үз ишекләрен ачып җибәргән “Ихсан” мәктәбенең ярты еллык эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясады. Уку йортының ирешкән уңышлары белән җитәкчеләрне Алабуга имам-мөхтәсибе, мәктәп директоры Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов таныштырды.

Сөйләшү ахырында Камил хәзрәт Сәмигуллин район җитәкчесе Рөстәм Мидхәт улына, район мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдиновка яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирү һәм барлык дини мәсьәләләргә битараф булмавы өчен рәхмәт белдерде.

Бүген көн дәвамында Татарстан мөфтие Алабуга Үзәк мәчетендә җомга намазы үткәрәчәк һәм Алабуга дәүләт музей-тыюлыгында Коръән күргәзмәсен ачуда катнашачак. Әлеге чараны нәзарәт музейның Сирәк коллекцияләр галереясе белән берлектә оештыра. Күргәзмә 6 ай дәвамында эшләячәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*