tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын ачуга багышланган чарада катнашты
Данис Шакиров Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын ачуга багышланган чарада катнашты

Данис Шакиров Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын ачуга багышланган чарада катнашты

Бүген Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтының концертлар залында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын ачуга багышланган чара узды.

Кунакларны, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура  рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән, БТК Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров сәламләде. Ул билгеләп үткәнчә, республикабызда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы татарстанлылар өчен генә түгел, ә Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез өчен дә мөһим. Башкарма комитет җитәкчесе Казан – татар халкы өчен рухи башкала, дип ассызыклады.

Сәламләү сүзе белән шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Зарипов Айрат Ринат улы, Татарстан Республикасы  Иҗтимагый палатасы рәисе Вәлиева Зилә Рәхимҗан кызы, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Асадуллина Алсу Мөниб кызы һәм Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты ректоры Әхмәдиева Роза Шәйхәйдар кызы чыгыш ясады.

Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты мөгаллимнәре һәм студентлары “Туган тел” әдәби-музыкаль кичәсе өчен бик бай концерт программасын тәкъдим иттеләр: төрле телләрдә шигырьләр укылды, артистлар Татарстанда яшәүче халыклар телләрендә җырладылар, халык биюләрен башкардылар.

Чара, барлык барлык катнашучылар һәм кунаклар башкаруында “И туган тел” җыры белән тәмамланды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*