Бүген Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, Түбән Варта шәһәренә эшлекле сәфәр кысаларында, патриот-шагыйрь Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салды.
2007 елда Түбән Варта шәһәрендә “Мирас” татар милли-мәдәни мохтарияте, шәһәр хакимияте һәм Татарстан Республикасы вәкилләре катнашында тантаналы рәвештә Муса Җәлил һәйкәле ачылган иде. Монументның авторы – Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы Мәхмүд Гасыймов. Әлеге һәйкәл – бөек талант, мәхәббәт һәм Ватанга тугрылыкның символы. Һәйкәлнең мәрмәр плитәләрендә шагыйрьнең ант сүзләре язылган:
Үлгәндә дә йөрәк тугры калыр
Шигъремдәге изге антына.
Бар җырымны илгә багышладым,
Гомремне дә бирәм халкыма.