tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Кол Шәриф” мәчетен төзи башлауның 25 еллыгына багышланган күргәзмә ачылды
“Кол Шәриф” мәчетен төзи башлауның 25 еллыгына багышланган күргәзмә ачылды

“Кол Шәриф” мәчетен төзи башлауның 25 еллыгына багышланган күргәзмә ачылды

Бүген “Казан Кремле” музей-тыюлыгының Ислам мәдәнияте музеенда “Буыннарның чынга ашкан хыялы” күргәзмәсен ачу тантанасы узды. Күргәзмә “Кол Шәриф” мәчетен төзи башлауның 25 еллыгына багышлап оештырылды.

Тантаналы ачылышта Татарстан мөфтиенең рәсми органнар белән эшләү буенча урынбасары, “Кол Шәриф” мәчете имам-хатыйбы Илфар хәзрәт Хәсәнов, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән сәламләп, “Кол Шәриф” мәчетенең халык тормышындагы әһәмиятен билгеләп үтте.  “Башкалабызның символлары бик күп. Әмма иң танылганы – “Кол Шәриф” мәчете. Бүген, аның төзелеше башланганнан соң 25 ел узгач, без республикабыз җитәкчелегенең, Минтимер Шәриповичның никадәр зирәк карар кабул иткәнен аңлыйбыз. Никадәр хаклы булган икән ул, җәмәгать! Ул моннан 25 ел элек үк Татарстанны мөселман республикасы булачагын күргән һәм аңлаган. Юкка гынамыни бүген Казан Ислам дөньясының төньяк башкаласы дип йөртелә? “Кол Шәриф” мәчетен төзүдә республика халкы дәррәү кубып катнаша: олысы-кечесе, хәллесе-мохтаҗы… Халык рухи азыкка, иманга ничек сусаган булган икән! Ә хәдистә: «Аллаһы ризалыгы өчен мәчет салган кешегә Аллаһы Җәнәттә сарай салып бирәчәк», – дип әйтелә. “Кол Шәриф”не торгызуда катнашкан һәркемнең тырышлыклары кабул булсын», – диде Илфар хәзрәт.

Күргәзмәне ТР Мәдәният министрлыгы, «Казан Кремле» дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы, ТР Дәүләт архивы, ТР Фәннәр академиясенең Археология институты, КФУның Н.И.Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсе оештырды.

Экспозициядә архитекторлар А.Саттаров һәм И. Сәйфуллинның «Казан Кремле» музей-тыюлыгы фондларындагы автор модельләре һәм эскизлары тәкъдим ителгән. Алар мәчетнең беренчел образын барлыкка китергәндәге хезмәтне чагылдыра. Татарстан Республикасы Дәүләт архивы тарафыннан бирелгән документлар шулай ук җәмгыять һәм Россия һәм Татарстан җитәкчелегенең “үткән белән киләчәкне тоташтыручы күпер” төзелешенә аерым игътибар бирүен дәлилли. Моннан тыш, мәчетнең беренче имамы З.Галиуллинның, Татарстан Архитекторлар берлеге рәисе Ф. Зәбированың, «Казан Кремле» баш архитекторы Р. Зәбировның фотосурәтләре һәм документлары мөселман гыйбадәтханәсен торгызу процессын күзәтергә мөмкинлек бирә.

Әлеге күргәзмәне оештыру вакытында “Кол Шәриф” мәчетен проектлауда, төзүдә һәм бизәүдә катнашкан белгечләр белән махсус видеоинтервьюлар яздырылды. Бу интервьюлар һәм архивтагы видеохроника кадрлары мәчет төзелеше барышындагы атмосфераны торгызырга, проектның җәмәгатьчелек тарафыннан нинди яклау табуын күрсәтергә булыша.

“Кол Шәриф” мәчете – татар халкының рух ныклыгы һәйкәле һәм заманча мөселман архитектурасы җәүһәрләренең берсе.

Күргәзмә 2021 елның 10 июненә кадәр дәвам итә.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*