15 май көнне Свердловск өлкәсе Североуральск шәһәренең төбәкне өйрәнү музеенда «Золотая звезда Хасана Заманова» дип исемләнгән китапны халыкка тәкъдим иттеләр. Әлеге китап Актаныш районы Күҗәкә авылында туып үскән Советлар Союзы Герое Хәсән Замановка багышлап, Екатеринбург каласында нәшер ителде. Китапның автор-төзүчеләре – Әлфия Ситдыйкова һәм Любовь Долматова.
Баш бит / Милли тормыш / Мәдәният / Свердловск өлкәсендә Советлар Союзы Герое Хәсән Заманов турында китап тәкъдим ителде