tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Гаилә» мәчетендә «Сөембикә энеләре һәм сеңелләре – 2021» бәйгесе узачак
«Гаилә» мәчетендә «Сөембикә энеләре һәм сеңелләре – 2021» бәйгесе узачак

«Гаилә» мәчетендә «Сөембикә энеләре һәм сеңелләре – 2021» бәйгесе узачак

2021 елның 22 маенда Казанның «Гаилә» мәчетендә (Казан, Җ.Фәйзи, 2) XXIII «Сөембикә энеләре һәм сеңелләре конкурсы узачак. Бәйгегә теркәлү иртәнге сәгать 8дә башлана. Рәсми өлешнең башлану вакыты: 9:00.

«Сөембикә энеләре һәм сеңелләре» милләтебезнең мәшһүр шәхесе – журналист, җәмәгать һәм дин эшлеклесе, «Мөслимә» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы рәисе Әлмира апа Әдиятуллина тарафыннан оештырыла башлый. 2018 елдан әлеге конкурс «Гаилә» мәчетендә уза. Оештыручылар: ТР мөселманнары диния нәзарәте, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, «Мәрҗани» фонды һәм иганәчеләр ярдәме белән Казанның «Гаилә» мәчете, Россия мөселман эшкуарлары ассоциациясе һәм «Мөслимә» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы.

Бу бәйге 2020 елда үтәргә тиеш иде. Коронавирус сәбәпле кичектерелде. Быел, әлбәттә, санитар-эпидемиологик таләпләр исәпкә алынып оештырылачак.

Бәйгедә мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге (4-18) балалар катнаша ала. Конкурска кадәр аерым теркәлү таләп ителми. Яшь буенча өч төркемгә бүленү каралган. Һәр яшь төркемендә егетләр һәм кызлар арасында өч җиңүче билгеләнеләчәк. Шулай ук, традиция буенча, мәшһүр шәхесләребез исемнәрен йөрткән махсус номинацияләрдә дә җиңүчеләрне ачыклау каралган.

Конкурс ике өлештән тора. Беренчесе – яттан Коръән сүрәләрен уку. Икенчесе – сораулар. Аларны катнашучылар игътибарына тәкъдим итәбез.

gailya.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*