tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда Тимур Бекмамбетов куйган «Хуҗа Насретдин» спектакле була
Казанда Тимур Бекмамбетов куйган «Хуҗа Насретдин» спектакле була

Казанда Тимур Бекмамбетов куйган «Хуҗа Насретдин» спектакле була

Режиссер Тимур Бекмамбетовның «Хуҗа Насретдин» спектакле Казанда бары ике тапкыр гына күрсәтелә.

Театрның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, спектакль 6 июньдә 16.00 һәм 20.00 сәгатьләрдә Камал театрының Кече залында була.

«Хуҗа Насретдин» әлеге җанрда һәм Милләтләр театрында дебют спектакль. Пьесаның авторлары — Илгиз Зәйниев һәм Тимур Бекмамбетов.

Тамашачылар Евгений Миронов, Константин Хабенский, Виктор Вержбицкий, Игорь Золотовицкий, Чулпан Хаматова, Елизавета Боярская һәм Инга Оболдина тавышы белән сөйләшүче курчакларны күрәчәк.

Спектакльнең төп герое — Көнчыгыш фольклор персонажы Хуҗа Насретдин — Бикмамбетовның кечкенәдән яраткан әкияти хәйлә остасы, диелә хәбәрдә.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*