tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновскиның Татар мәдәният үзәгендә татар язучыларының “Каурый каләм эзеннән” дип исемләнгән бишенче өлкә форумы узды
Ульяновскиның Татар мәдәният үзәгендә татар язучыларының “Каурый каләм эзеннән” дип исемләнгән бишенче өлкә форумы узды

Ульяновскиның Татар мәдәният үзәгендә татар язучыларының “Каурый каләм эзеннән” дип исемләнгән бишенче өлкә форумы узды

Ульяновскиның Татар мәдәният үзәгендә татар язучыларының “Каурый каләм эзеннән” дип исемләнгән бишенче өлкә форумы узды. Ике елга бер тапкыр үткәрелгән җыенга утыздан артык каләм иясе һәм әдәбият сөюче милләттәшләребез килгән иде. Форумда Казан кунаклары – Татарстан Язучылар берлеге идарәсе вәкилләре дә катнашты.

Форумда катнашучылар иң әүвәл фойеда урын алган бай эчтәлекле күргәзмәләр белән таныштылар. Мәләкәс районы Парау авылында туып үскән данлыклы якташыбыз – Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, филология фәннәре докторы, профессор Ибраһим Нуруллинның шәхси әйберләре күргәзмәсе һәммәсенең дә игътибарын җәлеп итте. 2023 елда татар җәмәгатьчелеге галимнең 100 еллыгын билгеләп үтәргә җыена. Күргәзмәгә шулай ук бакыйлыкка күчкән олпат язучылар Илдар Юзеев, Әмирхан Еники һәм Роберт Миңнуллинның култамгалары, ягъни автографлары язылган китаплар куелган иде. Алар арасында дәүләт эшлеклесе Минтимер Шәймиев китабын да күрергә мөмкинчелек булды.

Форумны татар автономиясенең язучылар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Шәфикъ Иматдинов ачып җибәрде. Аннары каләм ияләре узган елда мәрхүм булган Татарстан Язучылар берлеге әгъзаларын – өлкәбезнең әйдәп баручы иҗат әһелләре Иделбикә белән Равил Шәфигуллинны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Ульяновск өлкәсенең язучылар оешмасы җитәкчесе Ольга Даранова форум кунакларын сәламләп, соңгы вакытта татар шагыйрьләренең актив эш алып баруларына соклануын белдерде. Ул якын киләчәктә өлкә оешмасы карамагында татар язучылары бүлекчәсен булдыру кирәклеген ассызыклады.

Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин белдерүенчә, бөек шәхесләребезнең исемнәрен мәңгеләштерү буенча шактый эшләр башкарылган.

“Соңгы елларда легендар якташларыбыз Гакыйль Сәгыйров белән Габдулла Шамуков әсәрләре тупланган китаплар басылып чыкты. Быел Мәләкәс шагыйре Равил Шәфигуллинның 80 еллыгын зурлап уздырырга җыенабыз. Язучыларыбызның иҗатын халыкка җиткерү максатында “Өмет” газетасы зур көч куя. Соңгы арада Казан матбугаты битләрендә дә семберлеләр иҗатына урын бирелә башлады”,- диде мохтарият җитәкчесе.

Рамис Сафин Чынлы төбәге шагыйрәсе, тугыз китап авторы Наҗия Шагаевага автономиянең Г.Кандалый исемендәге әдәби премиясен тапшырды.

Ә Татарстан Язучылар берлегенең драматургия остаханәсе җитәкчесе Рәдиф Сәгъди төбәгебез татар язучыларына талантлы яшьләрне иҗатка тартырга, алар белән җитди рәвештә эш алып барырга киңәш итте.

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Хәбир Ибраһимов Сембер каләм ияләренең шигырьләрен анализлап, төпле киңәшләре белән бүлеште.

“Шигырьләр йөрәк түреннән чыгып, йөгерек укылырга тиеш. Сан артыннан кумагыз, иҗат җимешләрегез сыйфатлы булсын”,- диде ул.

Ульяновск өлкәсенең татар краеведлары берләшмәсе җитәкчесе Рифгать Ахмедуллов төбәгебез татар язучыларының исемнәре ел саен чыгып килүче “Истәлекле даталар календаре”нда урын алуы хакында хәбәр итте.

“Өмет” газетасы редакциясенең җаваплы секретаре Рузия Хәлимова каләм ияләрен мәхәббәт темасыннан бераз аерылып, яшь буында милли горурлык хисе тәрбияли торган, тел, милләт язмышына бәйле шигырьләр язарга өндәде.

Аннары тәҗрибәле язучылар – Иске Кулаткы төбәгеннән Рөстәм Арифуллин, Николаевка районыннан Мәүлет Саюков, Димитровградтан Ринат Илькин, Ульяновскидан Иркәм Хайретдинов, Җәмилә Мифтахова чыгыш ясап, уй-фикерләрен җиткерделәр. Сүз, нигездә, Татарстан Язучылар союзына керү, “Сембер язлары” әдәби альманахының чираттагы чыгарылышын әзерләү, Казан язучылары белән остаханәләр үткәрү кирәклеге турында барды.

Ульяновск өлкә татар язучылары берләшмәсен ун елдан артык уңышлы гына әйдәп барган Равил ага Шәфигуллин үткән елның октябрендә бакыйлыкка күчте. Форум делегатлары Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Шәфикъ Иматдиновны берләшмәнең яңа рәисе итеп сайладылар. Ә Гөлсинә Ханәфи, Наҗия Шагаева, Җәмилә Мифтахова, Мәүлет Саюков, Рөстәм Арифуллин һәм Флорис Галимьянов берләшмәнең идарәсенә керделәр.

Рузия Хәлимова

emetul73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*