Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы белән берлектә 2021 елның 20-22 май көннәрендә VI Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыенын уздыра.
Җыенда Татарстан Республикасы районнарыннан, Россия Федерациясенең 60 тан артык регионыннан һәм чит илләрдән 300 делегат катнашачак.
Хәзерге вакытта чит илләрдән – Болгария, Казахстан, Кыргызстан, Италия, шулай ук Россия регионнарыннан – Пенза, Пермь, Курган, Төмән, Әстерхан, Ульян, Чиләбе, Оренбург, Мәскәү, Санкт-Петербург һ.б. шәһәрләрдән катнашучылар килде.
Шулай ук чарада махсус чакырылган, мәртәбәле кунаклар катнашуы да көтелә.