tatruen
Баш бит / Яңалыклар / КОТЛЫЙБЫЗ!
КОТЛЫЙБЫЗ!

КОТЛЫЙБЫЗ!

 Хөрмәтле Фәхретдин Бәдретдин улы!

 Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы һәм шәхсән үз исемемнән Сезне күркәм юбилеегыз белән ихлас күңелдән котлыйм.

Без Сезне фидакарь һәм күпкырлы шәхес, татар халкының күңелен бөтен нечкәлеге белән сизгән, аның кайгыларын, шатлыкларын тоеп яшәгән милләтпәрвәр, җәмәгать эшлеклесе буларак беләбез.

Халкыбызның телен, мәгърифәтен һәм мәдәниятен үстерү һәм саклап калуга, милләттәшләребезнең мәнфәгатьләрен яклауга Сез көчегезне кызганмыйча зур хезмәт куясыз. Ел саен Самара өлкәсендә узучы милли бәйрәмнәр, Сабантуйлар, концертлар, һәм иҗади бәйгеләр – барысы да Сезнең тырышлык һәм фидакарьлек нәтиҗәсе. 2019нчы елда Самара өлкәсе Камышлы авылында үткән Х Бөтенроссия авыллар Сабан туе күрсәтердәй зур чара булды.

Бүгенге көндә Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура әгъзасы, «Дуслык» Самара өлкәсе иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты булып милләттәшләребезгә армый-талмый хезмәт итәгез. Әлеге изге гамәлләрегез белән халкыбызның хөрмәтен казандыгыз һәм без Сезгә бик рәхмәтлебез.

Мөхтәрәм Фәхретдин Бәдретдинович! Гомер бәйрәмегез белән тагын бер кат ихлас тәбрикләп, киләчәктә дә милләтебез өчен ышанычлы таяныч, ата-бабаларыбыздан килгән гореф-гадәтләрне, йолаларны саклап, мәгърифәт таратучы булып калырсыз дип ышанам. Сезгә эшегездә зур уңышлар, сәламәтлек, бәхет-сәгадәтле тормыш һәм җан тынычлыгы телим.

 

Олы ихтирам белән,

Татарстан Республикасы

Премьер-министры урынбасары,

Бөтендөнья татар конгрессының

Милли Шура рәисе                                                              В.Г. Шәйхразыев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*