tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ркаил Зәйдулла: Әти-әни карашыннан курыккан балаларның ата-аналарына һәйкәл кую кирәк
Ркаил Зәйдулла: Әти-әни карашыннан курыккан балаларның ата-аналарына һәйкәл кую кирәк

Ркаил Зәйдулла: Әти-әни карашыннан курыккан балаларның ата-аналарына һәйкәл кую кирәк

Балаларны әти-әнисенең күз карашыннан да куркып торырлык итеп тәрбияләгән әти-әниләргә һәйкәл куярга кирәк. ТР Дәүләт Советы депутаты, Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла шул фикердә.

«Интернет бөтен дөньяны камап алган чорда колакчын киеп, экранга төбәлгән бала үзгә дөньяда булганда, аңа тәрбия бирү түгел, йомыш кушуы да кыен, ул сине ишетми. Әти-әнинең кыек карашыннан да куырылып килгән балалар турында истәлекләр язучыларның әсәрләрендә генә калды. Бәлки, андый балалар сирәк-мирәк бардыр. Булса, аларның әти-әниләренә һәйкәл куярга, һичьюгы Путин исемендәге орден бирергә кирәк», — диде Ркаил Зәйдулла VI Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумының пленар утырышында.

Ул милли үзаңны саклап калу, милләт яшәешенә терелек өстәп тору, беренче чиратта, хатын-кыз эше булуын искәртте. «Милли тәрбия ана сөте белән керергә тиеш. Татар рухы җелеккә сеңсә, татар халкы аны беркайчан югалтмый», — диде.

«Татарга креатив, харизматик шәхесләр кирәк. Аларны бары тик милли үзаңы булган татар аналары гына тудыра һәм тәрбияли ала. Бүген милли стратегия шул», — диде.

Гөлнар Гарифуллина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*