tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Шахтерлар Сабан туенда катнашучылар “Красная горка” музей-тыюлыгы белән танышты
Шахтерлар Сабан туенда катнашучылар “Красная горка” музей-тыюлыгы белән танышты

Шахтерлар Сабан туенда катнашучылар “Красная горка” музей-тыюлыгы белән танышты

Халыкара шахтерлар Сабан туена килгән кунаклар, ветеран-шахтерлар бүген “Красная горка” музей-тыюлыгында да булды, әлеге төбәктәге күмер чыгару тарихы белән таныштылар. Биредә шулай ук Кузбасс шахталарында күмер чапкан, тырыш хезмәте белән танылган, мактаулы шахтерлар белән очрашу да уза. Алар арасында 89 яшен тутырган Александр Орищин да бар. Ул “Шахтер Даны” билгесенең тулы кавалеры. Аның дәрәҗәле бүләкләре арасында Хезмәт Кызыл Байрагы Ордены, “Мактау Билгесе”, “Кузбасста фидакарь хезмәте өчен” һ.б. медальләр бар.

Александр Орищин очрашуга җыелучыларга күмер чыгаручыларның авыр хезмәте, үзенең яшьлеге хакында истәлекләр сөйләде. “Шахтерлар Сабан туенда катнашучылар күңелендә Кузбасс турында матур хәтирәләр,  бирегә кабат килү теләге калсын. Быел аның оешуына 300 еллыкны бәйрәм итәбез. Кузбасс бүген дә күмер чыгару сәнәгатенең үзәге булып кала,”-диде ветеран.

Очрашуда Россиянең атказанган шахтеры, техник фәннәр докторы, профессор Данир Закиров та чыгыш ясады. Ул тумышы белән Апас районыннан. Ул кунакларны Пермь крае исеменнән сәламләде.

“Шахтерлар Сабан туен оештырган өчен Бөтендөнья татар конгрессына зур рәхмәтемне җиткерәм. Татар халкы авырлыклардан курыкмый. Без гомер буе шахталарда күмер чаптык. Милли бәйрәмебез безгә кабат очрашу, аралашу мөмкинлеген тудырды,” – диде ул.

Исегезгә төшерәбез, 26-27 нче июнь көннәрендә Кемеровода Халыкара шахтерлар Сабан туе уза. Ул беренче тапкыр оештырыла. Бүген биредә ат чабышлары. Иртәгә милли бәйрәмебезнең рәсми ачылышы.

 

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*