tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Халыкара шахтерлар Сабан туе уңаеннан оештырылган ат чабышларын карады
Васил Шәйхразыев Халыкара шахтерлар Сабан туе уңаеннан оештырылган ат чабышларын карады

Васил Шәйхразыев Халыкара шахтерлар Сабан туе уңаеннан оештырылган ат чабышларын карады

Бүген Кемерово өлкәсенең Кабаново авылында, Халыкара шахтерлар Сабан туе кысаларында, ат чабышлары уза. Ярышларны карарга Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Габделгаяз улы Шәйхразыев килде. Ул бу көннәрдә әлеге өлкәдә эшлекле сәфәрдә. Чарада шулай ук Кемерово өлкәсе  губернаторының беренче урынбасары, Кузбасс Хөкүмәте рәисе Вячеслав Телегин катнаша.

Кунакларны ярышлар узасы мәйданда чәкчәкләр, җыр-биюләр  белән каршы алдылар. Бәйрәмгә җыелган халыкны Вячеслав Телегин Сабан туе белән котлады. “Кузбассның 300 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә, безнең өлкәдә зур тарихлы мондый чара уздырылу зур дәрәҗә. Биредә Россия төбәкләреннән генә түгел, Казахстан, Кыргызстан, Украинадан да кунаклар, ветеран шахтерлар килде. Бүгенге ат ярышларында катнашучыларга зур уңышлар телим,” – диде Вячеслав Телегин.

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Габделгаяз улы Шәйхразыев кунакларны сәламләп: “Бүген бу җирлектә булуыбызга без бик  шат. Кемерово өлкәсендә Халыкара шахтерлар Сабан туен уздыру идеясе губернатор Сергей Евгеньевич Цивилевныкы иде. Без әлеге өлкәдәге төрле шәһәрләрдә милли бәйрәмнәребезне моңа кадәр уздыра идек. Сергей Евгеньевич тәкъдимен Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов та хуплады. Кузбассның 300 еллыгы кысаларында, бүген бу бәйрәмебез үткәрелә. Татарлар гомер буе күмер чабу эшендә эшләде. Һәм Сабан туена да төрле төбәкләрдән ветераннар килде,”- дип белдерде Васил Шәйхразыев.

Ат чабышлары Кемерово өлкәсе губернаторы призына оештырыла. Җиңүчегә зур бүләк билгеләнгән – автомобиль. Машина ачкычларына спортчы Евгений Ворсобин лаек булды.

Исегезгә төшерәбез, иртәгә беренче тапкыр оештырылучы Халыкара шахтерлар Сабан туеның ачылышы. Анда милли уеннарыбызны, көрәш, шулай ук Татарстан сәнгать әһелләре һәм Кузбасс иҗат коллективлары чыгышларын карарга мөмкин.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*