tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Ак калфак” ханымнары “Идел”дә очрашты
“Ак калфак” ханымнары “Идел”дә очрашты

“Ак калфак” ханымнары “Идел”дә очрашты

Үткән елны коронавирус пандемиясе сәбәпле, бик күп планлаштырылган чаралар уздырылмый калды. Яңа елдан соң чикләнүләр бераз йомшартылып, тормыш үз көенә кайта башлаган иде кебек. Түбән Новгород өлкәсе татар автономиясе каршында эшләп килүче “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасы да бүтән милли оешмалар белән берлектә эшчәнлеген элеккечә җәелдереп җибәргән иде – активның утырышы да булды, өлкә үзәгендә “Милли көй” фестиваленең дә гала-концерты оештырылды, апрельда Кочко-Пожар мәдәният йортында дүртенче тапкыр традицион өлкә татар хатын кызлары сходы һәм “Нижгарбикә” конкурсы да гөрләп узды.

Бераз йомгаклау, автономия уздырган конкурслар нәтиҗәләре буенча бүләкләү, юбилярларны котлау максаты һәм “Милли көй” фестиваленең төрле еллардагы җиңүчеләре катнашында концерт оештыру нияте белән үткән атнада Спасс районы Бозлау авылы мәдәният йортында зур мәдәни чара уздыру планлаштырылган иде. Әмма соңгы вакытта коронавируска бәйле ситуациянең кискенләшүе сәбәпле районның координацион советы, кызганычка, аны уздырырга рөхсәт бирмәде. Шуңа да Уразавылның “Идел” кафесында Кызыл Октябрь районы оешмасы активы гына очрашты. Өлкә “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Зилә ханым Ахмадуллина катнашында чәй табыны артында җылы, эшлекле сөйләшү булды – уздырылган чаралар турында фикер алыштык, кайбер булачаклары белән билгеләндек. Зилә ханым бер күчмә утырышны Уразавыл балалар бакчасынды уздырырга тәкъдим итте һәм аның мөдире Гөлнара Невретдинова бу тәкъдимгә бик теләп риза булды.

Очрашуда катнашучылар – Зилә Ардинатовна, Гөлнара ханым, районара оешмабыз кураторы Наилә Жиһаншина, Нижгар татарлары конгрессы рәисе урынбасары Гөлнара Абдуллина, Пашат һәм Яндавишча клублары мөдирләре Зайрә Абдулхалекова белән Надирә Сәйфетдинова, Кызьмавылдан иң актив аккалфакчыларыбызның берсе, укытучы Гөлсинә Исмайлова һәм шушы язма авторы ана телебезне саклап үстерү, балаларга милли тәрбия бирү турында да фикер алыштык.

Кайбер балалар бакчаларына, башлангыч мәктәпләргә Зилә ханым “Сабантуй” дип аталган кызыклы, мавыктыргыч өстәл уеннары бүләк итте, безнең Чүмбәли китапханәсенә матур итеп эшләнгән “Татар дөньясы” дип аталган зур китап тапшырды.

Күптән түгел юбилейлы туган көнен билгеләп үткән Надирә ханымны да бүләкләде, ә ул, үз чиратында, шулай ук юбилее уңаеннан Зилә ханыма шәхсән үз исеменнән бүләк тапшырды.

Бик тә җылы атмосферада узган бу очрашу күңелләрдә матур тәэсирләр калдырды һәм аның оештыручылары Зилә Ахмадуллина белән Гөлнара Абдуллинага зур рәхмәт.

Чираттагы очрашуыбыз күпкә масштаблырак, күпсанлы катнашучылар белән узар дип ышанасы килә, иң мөһиме – бар дөньяны чолгап алган шушы авыру чигенеп, тормышлар үз җаена кайтсын иде.

Гөлнара ФАТЕХОВА,

Чүмбәли китапханәсе мөдире.

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*