tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан кунаклары “Мөнирә” мәчетендә булды
Татарстан кунаклары “Мөнирә” мәчетендә булды

Татарстан кунаклары “Мөнирә” мәчетендә булды

Дини оешма эшчәнлеге белән Кемерово өлкәсе мөфтие Таһир хәзрәт Бикчәнтәев таныштырды.

Мәчет 2008 елда ачыла. Кемерово өлкәсе Губернаторы Аман Тулеевның әнисе хөрмәтенә ул “Мөнирә” исемен ала.

Шимбә һәм якшәмбе көннәрендә биредә гарәп каллиграфиясе, Ислам нигезләре һәм Коръән уку буенча дәресләр үткәрелә. Монда ук Кемерово өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте урнашкан.

«Халыкара шахтерлар Сабантуе безгә дуслар белән очрашып, үзебез  белән күңелле хатирәләр алып кайтырга мөмкинлек бирә»,-дип уртаклашты Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчете имам-хатыйбы Таһир Дәүләткулов.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*