Бүген Актанышта «Адымнар — Актаныш» күп телле гимназия–интернат ачылышы кысаларында «ШАЯН ТВ» каналы беренче «Тик Ток» Фабрикасының презентациясен үткәрде.
2021 елның 1 августында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәме белән «ШАЯН ТВ» телеканалында «ШАЯН ТВ» «Тик Ток» фабрикасы үз эшен башлап җибәрде.
«ШАЯН ТВ» «Тик Ток» фабрикасы — нәрсә ул?
«ШАЯН ТВ» «Тик Ток» фабрикасы — ул контентны бергә туплаучы яшь блогерларның иҗат берләшмәсе.
Контентны исә 5 тематик юнәлеш тәшкил итә:
— Татар телен өйрәнү;
— Күңел ачу контенты;
— Төп геройлар белән аралашу;
— Юмористик контент;
— Халык иҗаты.
Фабриканың эшчәнлеге бөтен дөнья татар балалары өчен махсус контент ярдәмендә татар телен һәм мәдәниятын өйрәнер өчен мөмкинлек тудыра. Аның төп максаты да — татар телен популярлаштыру, татар балаларын берләштерү.