tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов: «Адымнар — Актаныш» күп телле комлексының үрнәк буласына ышанам
Рөстәм Миңнеханов: «Адымнар — Актаныш» күп телле комлексының үрнәк буласына ышанам

Рөстәм Миңнеханов: «Адымнар — Актаныш» күп телле комлексының үрнәк буласына ышанам

«Адымнар — Актаныш» күп телле гимназия –интернат ачылу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белем бирү комплексының республикада үрнәк буласына ышануын белдерде.

«Без Актанышка бик зур өметләр баглыйбыз. Монда сәләтле балалар гимназиясе бик матур эшләп килә. Актанышның күп телле „Адымнар“ комплексы да республикада үрнәк булыр дип ышанып калам. Һәммәгезгә дә исәнлек-саулык телим. Актаныш гөрләп торсын», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Искәртеп узабыз, кичә Актанышта «Адымнар – Актаныш» күп телле гимназия–интернат ачылды.

Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев мәктәпкә хәер-фатыйхасын биргәндә, Татарстандагы күп телле белем бирү комплексларының илдә беренчеләр булуын әйтте.

Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов яңа мәктәптә көчле укытучылар, тәрбиячеләр эшләячәген, яхшы материаль-техник база булдырылганын әйтте. Ул биредә балаларның сыйфатлы белем алачагына ышанычын белдерде.

«Актаныш районы татар дөньясына Минтимер Шәймиев, Әлфия Афзалова кебек бик күп шәхесләр биргән. Бу процесс бүгенге көндә дә дәвам итәр. Үз алдыбызга „Татар дөньясына милли шәхесләрне Актаныш та бирмәсә кемнәр бирсен?“ дигән сорау куеп яшибез. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов әмере белән ун ел элек ачылган гуманитар гимназия-интернат бик күп сәләтле балаларга старт мәйданчыгы булды.

Россиянең төрле регионнарыннан килгән татар балалары милли мохиттә белем һәм тәрбия ала. Алар татар дөньясы өчен хезмәт итәчәк. Заманында Европада танылган Иж-Бубый мәдрәсәсе кебек үк, күп телле гимназия дә татар дөньясына шәхесләр бирүен дәвам итәр», — диде Энгель Фәттахов.

Рособрнадзор җитәкчесе Анзор Музаев Рөстәм Миңнеханов белән Минтимер Шәймиевкә балалар өчен яхшы мәктәп булдырганнарына рәхмәтен әйтте.

«Мин бик күп илләрдә булдым, ләкин мондый мәктәпләрне Лондон һәм Дубай шәһәрләрендә генә күргәнем бар иде. Аларда уку түләүле булса, монда, авыл җирендә, балаларга бушлай сыйфатлы белем бирәчәкләр», — диде Мәскәүдән килгән кунак Анзор Музаев.

Рифат Каюмов

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*