tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кече Рбишчада “Касыйм ханлыгы күләгәләре” китабы тәкъдим ителде
Кече Рбишчада “Касыйм ханлыгы күләгәләре” китабы тәкъдим ителде

Кече Рбишчада “Касыйм ханлыгы күләгәләре” китабы тәкъдим ителде

12 августта Кече Рбишчаның иске мәчетендә авылның 465 еллык юбилее уңаеннан “Касыйм ханлыгы күләгәләре” (Тени Касимочского ханства) исемле саллы китапны тәкъдим итү чарасы булып үтте. Бу идеяне күтәреп чыгучы һәм аны тормышка ашыручы Зур Рбишча мәктәбенең тарих укытучысы, төбәгебезнең җитди рәвештә крайны өйрәнүчесе Әлфия Мөхәммәтҗанова белдергәнчә, Кече Рбишчаның барлыкка килүе турындагы риваятьләрнең берсе нәкъ Касыйм ханлыгы җирләреннән (хәзерге Рәзан өлкәсе, Әҗе-Азеево авылы) чыккан кешеләр беренче булып бирегә килеп төпләнгәннәр һәм, шуңа булса кирәк, бүгенге көнгә кадәр җирле халык телендә Кече Рбишчаны “Адҗа авыл” дип йөртүчеләр бар, хәтта шул исем белән инициатив егетләрдән торган иҗтимагый төркем дә биредә эшләп килә.

Әлфия Хайдаровна җыелган халыкны җылы сәламләде, килгән өчен аларга олы рәхмәтләрен ирештерде һәм китапның авторлары – Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең мәдәният департаменты җитәкчесе, петрякслы Ренат Абянов һәм Рәзан өлкәсенең Әҗе авылыннан булган тарихчы-журналист Марат Сафаров белән таныштырды, ерак юлны якын итеп килгән кунакларны билгеләп үтте, бу чарага күбрәк авылларыбыз һәм төбәгебез тарихы белән тирәнтен кызыксынучыларны чакырырга тырыштым, диде. Шулар арасыннан “Туган як” белән “Авылым хәбәрләре” газеталары вәкилләрен Олег Әндәрҗанов белән Ришат Рамазановны, “Татар радиосы” директоры Фәрит Аймалетдиновны, Грибан авылы имамы Ренат хәзрәт Хамзинны,эзсез югалган сугыш батырларын ачыклау буенча тиңдәшсез зур эшләр алып барган семочкилы Әббәс абый Назеровны, Пашаттан гомерлек укытучы, җәмәгать эшлеклесе Сәрия ханым Аймалетдинованы, Әлфия Хәйдәрованы аерым атап узды һәм шушы чараны оештырырга нык ярдәм иткән кечербишчалы Абдулхай әфәнде Юсиповка чиксез рәхмәтләрен ирештерде.

Авыл башлыгы Наил әфәнде Хөсәинов та яңа китап һәм аның авторлары белән танышырга килгән милләттәшләребезне җылы сәламләде. “Арабызда чал тарихыбызны өйрәнүчеләр булуга мин бик шат. Кече Рбишча халкына килгәндә, аларның хак динебезгә дә һәм үз тарихларына да игътибарлы булуларын, итагатьле тормыш алып баруларын билгеләп үтәр идем. Ә авылыбыз тамырларын ачыкларга ярдәм иткән егетләргә аеруча да рәхмәтлемен”, – диде Наил Әнвәр улы.

Китапның төп тәкъдир итү өлешенә керешкәнче, Ренат әфәнде “Рәзан өлкәсенең мөселман һәйкәлләре: татарларның рухи һәм матди мәдәниятендә аларның роле һәм урыны” дигән фотокүргәзмә белән таныштырды, һәр экспонатка аерым-аерым тукталып, аңлатмалар бирде, сораучыларга ипләп җавап кайтарды, ә үзенең төп нотыгын тотар алдыннан, шәех Равил Гайнетдинның җылы сәламнәрен җиткерде, бу китап өстендә эшләгәндә, безнең экспедицияләргә ул хәер-фатихасын биреп торды, диде.

– Әлхәмдүлилләһи, кая гына барып чыксак та, безне татарлар сөенеп каршы ала, олы кунак итә һәм ярдәм кыла. Бу китапка беренче материаллар туплар өчен, без моннан биш ел элек Рәзан өлкәсенә юл тоттык. Искитмәле хәл, әмма факт, Бастан авылының 500 еллыгына багышланган матур сабантуй кунаклары да булдык. Әйтергә кирәк, безнең яклардагы сабантуйларның йөзек кашы көрәш булса, анда – ат чабышлары. Шушы 5 ел эчендә Рәзан өлкәсендә яшәүче дин кардәшләребез белән бик күп әңгәмәләр кордык, бар авылларын йөреп чыктык, шактый фотолар һәм видеолар төшердек. Берсе кызганыч, андагы тарихи агач мәчетләре биналары җимерелеп бара, чөнки авыллар кискен рәвештә нык картая, яшьләр, бездәге кебек үк, зур шәһәрләргә юл тота. Андагы Әҗе авылында бүген бары 700 кеше исәпләнә һәм шуның яртысы гына диярлек үзләрен татарлар дип саный. 2004 елда тантаналы итеп ачылган яңа таш мәчете дә, имамы булмау сәбәпле, бүген эшләми! Заманында иң күп ат үрчетүче авылда бүген берәү генә бу кәсепне саклый һәм казы тутырып сату белән шөгыльләнә, – дип сөйләде мәскәүле якташыбыз Ренат хәзрәт һәм видеофильм тәкъдим итте. Ә Әҗе авылының тарихы һәм күренекле кешеләре турында Марат әфәнде чыгыш ясады, үзе ул яклардан булганга, берникадәр горурланып та сөйләде кебек.

Видеофильмнар дигәннән, авылдашлары исеменнән Әҗе авылында яшәүче дин кардәшләребезгә видеомөрәҗәгать белән Имиль Шәрәфетдинов чыккан, ә тегеләр, үз чиратларында, кечербишчалыларга музыкаль форматта кайнар сәламнәрен юллаганнар.

Менә шулай “Касыйм ханлыгы күләгәләре”ндә Кече Рбишча күренә һәм моңа инанырга безгә кадәр килеп ирешкән “Адҗа” атамасы да этәрә, тик ул безнең вариантта русча яңгырашта язылган һәм китап та, исеменнән күренгәнчә, нәкъ шул телдә дөнья күргән булса кирәк, чөнки газета редакцияләренә алар тәтемәде. Әмма ләкин бу китапны тәкъдир итү татар телендә алып барылганы күңелгә хуш килде.

Олег ХӨСӘИНОВ.

     “Туган як” газетасы     

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*