tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «ШАЯН ТВ» каналы беренче «Тик Ток» Фабрикасының презентациясен үткәрде
«ШАЯН ТВ» каналы беренче «Тик Ток» Фабрикасының презентациясен үткәрде

«ШАЯН ТВ» каналы беренче «Тик Ток» Фабрикасының презентациясен үткәрде

Бүген Актанышта «Адымнар — Актаныш» күп телле гимназия–интернат ачылышы кысаларында «ШАЯН ТВ» каналы беренче «Тик Ток» Фабрикасының презентациясен үткәрде.

2021 елның 1 августында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәме белән «ШАЯН ТВ» телеканалында «ШАЯН ТВ» «Тик Ток» фабрикасы үз эшен башлап җибәрде.

«ШАЯН ТВ» «Тик Ток» фабрикасы — нәрсә ул?

«ШАЯН ТВ» «Тик Ток» фабрикасы — ул контентны бергә туплаучы яшь блогерларның иҗат берләшмәсе.

Контентны исә 5 тематик юнәлеш тәшкил итә:

— Татар телен өйрәнү;

— Күңел ачу контенты;

— Төп геройлар белән аралашу;

— Юмористик контент;

— Халык иҗаты.

Фабриканың эшчәнлеге бөтен дөнья татар балалары өчен махсус контент ярдәмендә татар телен һәм мәдәниятын өйрәнер өчен мөмкинлек тудыра. Аның төп максаты да — татар телен популярлаштыру, татар балаларын берләштерү.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*