Җылы сүз –җан азыгы, дип тикмәгә генә әйтмәгәннәр. Башкалардан үзебезгә булган чак кына игътибарга да безнең һәркайсыбыз эреп китә, шулай бит?! Кеше күңелен Ходай шул рәвешле яраткан.Ә инде туган яктан, якыннарыңнан еракта булып, гел көтмәгәндә кемнәндер наз тулы теләкләр алсаң – монсы инде бигрәк тә дулкынландыра.

Җомга көнне хакимият бинасында үткән бу чарада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарлары Гөлия Сөләйманова, Дамир Гыйләҗев та катнашып, матур, изге гамәлләре белән инде республикакүләм таныла барган районның “Ак калфак” 
Хәрби хезмәттәге Азнакай улларына хатлар язганда әниләр гаиләдә балалар тәрбияләү, үзара мөнәсәбәтләр хакында да эчкерсез сөйләшеп алдылар. Күңел җылысы салынган, наз тулы бу хатларны алар адресатларына юллау өчен республика хәрби комиссариатының Азнакай районы һәм шәһәре буенча бүлек начальнигы Рәдиф Камалеевка тапшырдылар.
Эльвира Галиева, Азнакай