tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нурлатлылар “Татарча диктант” язды
Нурлатлылар “Татарча диктант” язды

Нурлатлылар “Татарча диктант” язды

Бөтендөнья татар конгрессының Нурлат бүлеге әгъзалары һәм мәдәният бүлеге хезмәткәрләре “Татарча диктант” Бөтендөнья акциясенә бердәм булып кушылдылар.

Алар диктантны Нурлат шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында оештырылган мәйданчыгында язды.

“Биредә 70тән артыграк кеше катнашты, – дип уртаклашты конгрессның җирле бүлеге җитәкчесе Әлфия Галәветдинова. – Диктант текстын бөтен гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган, дүрт дистә елдан артыграк педагогик стажга ия Нәфисә Таһир кызы Төхвәтуллина укыды”.

Диктант язылып беткәч исә аларны тикшерү бурычы ветеран укытучы Гөлсирә Мөхәммәтова һәм Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрә  Фәүзия Мөхәммәтовага йөкләнгән.

Диктант нәтиҗәләре бер айдан билгеле булачак.

Гүзәл Садыйкова

nurlat-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*