tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Каманың 55 еллыгына үзенчәлекле күргәзмә ачыла
Түбән Каманың 55 еллыгына үзенчәлекле күргәзмә ачыла

Түбән Каманың 55 еллыгына үзенчәлекле күргәзмә ачыла

Түбән Каманың 55 еллыгына «Татарстан һәм татарстанлылар. Түбән Кама шәһәре» күргәзмәсе ачыла. Ул үзенчәлекле рәсемнәрдән тора, аларның һәркайсы республика һәм аның халкы тарихын чагылдыра.

Күргәзмәдә Түбән Камага багышланган модуль тәкъдим ителәчәк. Фоторәсемнәр узган гасырның 80 нче елларыннан алып безнең көннәргә кадәр республиканың киңкырлы портретын тәшкил итә. Кадрда – шәһәрләр һәм заводлар төзүче, уңыш җыючы Татарстан халкы.

«Татмедиа» галереясе тәкъдим иткән күргәзмә Татарстанның күренекле фотографлары эшләрен берләштерә. Тамашачылар Татарстан Фотографлар берлеге рәисе Рамил Галиев, Владислав Журба, Роберт Талипов һәм башкаларның эшләрен күрәчәк.

Күргәзмә 22 сентябрьдә Халык иҗаты йортында (Лемаев мәйданы, 14) ачылачак һәм ай дәвамында эшләячәк. Ачылу көнендә Татарстан Фотографлар берлеге рәисе Рамил Гали белән иҗади очрашу узачак. Танылган фотограф үзенең иҗаты, стрит-фотография үзенчәлекләре турында сөйләячәк һәм күренекле фоторәсемнәре тарихы белән уртаклашачак.

Күргәзмәнең эш вакыты: дүшәмбе – җомга 13: 00 -19: 00 сәгатьләрдә, шимбә -якшәмбе 10:00 – 19:00 сәгатьләрдә. Керү ирекле.

tat.e-nkama.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*