20 ноябрьдә актриса, җырчы һәм композитор Сара Садыйкованың тууына 115 ел тулуга багышланган концерт була.
Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, анда ТРның атказанган артистлары Айгөл Бариева, Рөстәм Асаев, Айдар Габдинов, Рөстәм Гыйльфанов, Әхмәт Кәримов (баян), Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе колисты Гөлнара Байназарова һәм башка артистлар һәм музыкантлар катнаша.
Иҗади төркемне Сара Садыйкованың кызы Әлфия Айдарская җитәкли. Аңа 96 яшь булуга карамастан, ул Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә даими рәвештә әти-әнисе истәлегенә концертлар оештыра.