tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Иделем акчарлагы” яшь язучылар бәйгесенең өченче туры башлана
“Иделем акчарлагы” яшь язучылар бәйгесенең өченче туры башлана

“Иделем акчарлагы” яшь язучылар бәйгесенең өченче туры башлана

“Иделем акчарлагы” яшь язучылар бәйгесенең өченче туры башланырга санаулы көннәр калып бара. Югары баллар җыйган конкурсантлар әлеге турга чакырылды. Катнашучыларның иҗат эшләренә бәя биргән мәртәбәле жюри белән танышып үтик.
-Әлфәт Мәгъсүмҗан улы Закирҗанов – әдәбият галиме, тәнкыйтьче һәм педагог, филология фәннәре докторы, Җамал Вәлиди һәм Ш.Маннур исемендәге премияләр лауреаты.
-Ләбиб Лерон – язучы, шагыйрь, журналист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Шәйхи Маннур һәм Абдулла Алиш исемендәге премияләр, М.Җәлил премиясе лауреаты, «Безнең мирас» журналының баш мөхәррире.
-Марат Закир – язучы, шагыйрь, журналист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Ш.Маннур ис. Премия лауреаты, Татарстан Республикасы язучылар берлегендә әдәби консультант.
-Ленар Шәех – шагыйрь, тәрҗемәче, публицист, мөхәррир. Филология фәннәре кандидаты. ТР ның Муса Җәлил исемендәге Республика, ТР Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Язучылар берлегенең Абдулла Алиш исемендәге әдәби, Евразия халыкара һ.б. премияләр лауреаты. ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе. Хәзерге көндә Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире.
-Рифат Сәлах – Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Төркия Язучылар берлегенең Намык Кемаль исемендәге премиясе, ТР Мәдәният министрлыгының мактау грамотасы иясе. Татнефть АҖнең С.Сөләйманова исемендәге әдәби премиясе лауреаты. Хәзерге вакытта Казанда Татарстан китап нәшриятының Балалар һәм яшүсмерләр редакциясендә мөхәррир булып эшли.
-Гөлүсә Рәүф кызы Закирова— «Идел» журналының баш мөхәррире, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

 “Идел” Яшьләр үзәге

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*