tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Мин-татар, чөнки..” конкурсы тәмамланды
“Мин-татар, чөнки..” конкурсы тәмамланды

“Мин-татар, чөнки..” конкурсы тәмамланды

Бөтендөнья татар конгрессы үзенең инстаграм битендә “Мин-татар, чөнки…” конкурсын уздырды. Ул Бөтенроссия халык санын алу чарасы кысаларында уздырылды. Бәйгегә старт  2021 елның 15 нче октябрендә бирелде һәм  14 нче ноябрьгә кадәр дәвам итте.

“Мин-татар, чөнки…” конкурсында 148 кеше катнашты. Алар арасында Татарстанда, Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез бар. Һәркем инстаграмга урнаштырылган видеоязмада үзенең татар булуын кылган гамәлләрен мисалга китереп дәлилли, шигырьләр сөйлиләр, җырлар башкаралар.

Конкурсның иң яхшы 10 видеоязма авторларын жюри сайлап ала. Аларның исемнәре  Бөтендөнья татар конгрессы сайтында һәм конгресс инстаграмында 25 нче ноябрьдә игълан ителәчәк. Җиңүчеләргә Рәхмәт хатларын тапшыру тантанасын уздыру вакыты һәм урыны аерым хәбәр ителәчәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*