tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Көрәш буенча Татарстан чемпионатының кайчан үтәчәге билгеле
Көрәш буенча Татарстан чемпионатының кайчан үтәчәге билгеле

Көрәш буенча Татарстан чемпионатының кайчан үтәчәге билгеле

Көрәш буенча Татарстан чемпионатының кайчан үтәчәге билгеле булды. Турнирга көрәшчеләр дә, җанатарлар да QR-код белән генә эләгә алачак.

21-23 ноябрь көннәрендә Казанның «Ак барс» көрәш сараенда көрәш буенча Татарстан чемпионаты узачак. Нигезләмәдә күрсәтелгәнчә, көрәшчеләр Ферма-2 адресы буенча урнашкан Казан Дәүләт аграр университет базасында җыела. Илдәге эпидемиологик вазгыятьне истә тотып, ярышны атна башында үткәрергә карар кылынган.

Турнирда 13 кешедән торган район командалары катнаша. Көрәшчеләр ун — 60 кг, 65 кг, 70 кг, 75 кг, 80 кг, 85 кг, 90 кг, 100 кг, 130 кг һәм 130 кг нан югары үлчәү авырлыкларында бил алышачак. Үз үлчәү авырлыгында җиңүче калган көрәшчеләр көрәш буенча Россия чемпионатында Татарстан данын яклаячак.

«Ак барс» көрәш сараена тамашачылар бары тик QR-код белән генә керә алачак. Көрәшчеләр, тренерлар, хөкемдарларның да QR-кодлары яки ПЦР-тестлары булу мәҗбүри.

Энҗе Габдуллина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*