tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов: «Безнең заман» фестиваленең һәр катнашучысы җиңүче булырга тиеш
Рөстәм Миңнеханов: «Безнең заман» фестиваленең һәр катнашучысы җиңүче булырга тиеш

Рөстәм Миңнеханов: «Безнең заман» фестиваленең һәр катнашучысы җиңүче булырга тиеш

Кичә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында «Наше время — Безнең заман» IX эшче яшьләр иҗаты ачык республика телевизион фестиваленең Гала-концерты узды. Ачылышта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та булды, ул катнашучыларны проектның финалына чыгу белән котлады, шулай ук фестиваль хәрәкәтенең яңа формаларын табарга тәкъдим итте.

«Минемчә, катнашучылар арасында лауреатларны аерып карау бик үк дөрес түгел. Бу проектта катнашучыларның һәрберсе җиңүче дип уйлыйм. Һәркем үзен җиңүче итеп хис итсен өчен нинди дә булса форманы табарга кирәк», – дип тәкъдим итте сәхнәдән Республика Президенты.

Ул проект кысаларында тәкъдим ителгән концерт номерларының дәрәҗәсе елдан-ел артуын, ә катнашучылар осталыгы профессиональ артистлар көнләшерлек, дип искәртте.

«Сез үз эшегезнең осталары буларак үзегездә иҗади сәләт чаткылары табасыз һәм аларны әлеге мәйданчыкта тормышка ашырасыз, сокланырлык. Сезгә киләчәктә дә эшегездә һәм иҗат юлында уңышлар телим», – диде Рөстәм Миңнеханов яшьләргә.

Исегезгә төшерәбез, «Наше время — Безнең заман» фестиваль хәрәкәте республикада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме һәм ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе химаясендә уза. Быел мәдәни вакыйга Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган.

Лилия Шәйхетдинова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*