tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ханты-Мансийск шәһәрендә милләттәшләребез белән элемтәләрне үстерү буенча халыкара конференция узачак
Ханты-Мансийск шәһәрендә милләттәшләребез белән элемтәләрне үстерү буенча халыкара конференция узачак

Ханты-Мансийск шәһәрендә милләттәшләребез белән элемтәләрне үстерү буенча халыкара конференция узачак

2021 елның 17-18 ноябрендә Ханты-Мансийск шәһәрендә “Чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез белән, мәдәни, фәнни һәм мәгариф өлкәсендә элемтәләрне үстерү. Россиянең рухи һәм мәдәни мохитен саклауга ярдәм итү» темасына конференция узачак. Ул онлайн форматта үткәрелә.

Конференция тәҗрибәле экспертларның чыгышлары, төбәк һәм чит ил белем бирү оешмалары арасында фәнни һәм тикшеренү элемтәләрен үстерү мәсьәләләре буенча пленар дискуссияләр, Россия Федерациясенең милли максатларына ирешүдә милләттәшләрнең роле һ. б. үз эченә ала.

Конференциядә катнашучыларга сәламләү сүзе белән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров мөрәҗәгать итәчәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*