tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар китабы йортында Фәлсәфә түгәрәге оештырыла башлый
Татар китабы йортында Фәлсәфә түгәрәге оештырыла башлый

Татар китабы йортында Фәлсәфә түгәрәге оештырыла башлый

Ноябрьнең өченче пәнҗешәмбесендә бөтен дөньяда Фәлсәфә көне үткәрелә. Философия – цивилизациянең аерылгысыз өлеше, һәртөрле гыйлемлекнең һәм мәдәнилекнең нигезе. Татарларда һөнәри фәлсәфәчеләрнең беренчесе дип Мансур Абдрахманов санала, әмма Кол Гали белән Сәйф Сараины, Мәрҗани белән Зыя Камали да фәлсәфи фикер ияләре түгелме? Гомумән, фәлсәфәнең татарча теле була аламы, яки һәр телдәге философия – милли фәлсәфәме? Бу һәм башка мөһим темалар хакында фикер алышу, фәлсәфәнең аерым бүлекләре һәм сораулары турында татарча лекцияләр һәм презентацияләр тыңлау өчен Татар китабы йортында Фәлсәфә түгәрәге оештырыла.

Фәлсәфә түгәрәгенең беренче очрашуында танылган сәясәт белгече Руслан Айсин кереш лекция белән чыгыш ясаячак.

Вакыты: 18 ноябрь, 17:00.
Казан, Островский ур., 15.

Чара оффлайн үтә, Zoom’да онлайн трансляция оештырыла.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*