tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тән, техника, хайваннар дөньясы турында — татарча
Тән, техника, хайваннар дөньясы турында — татарча

Тән, техника, хайваннар дөньясы турында — татарча

Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе, «Татнефть» хәйрия фондының «Рухият» программасы ярдәме белән Татарстан китап нәшриятында балалар өчен фәнни-танып белү өлкәсенә караган тәрҗемә китаплары басылып чыкты. 18 мең китап Татарстанның балалар бакчаларына таратылган.

— Балалар өчен китаплар аз дигән тәнкыйть сүзләрен ишетергә туры килә иде. Бу өлкәдә эш алып барабыз, — диде Татарстан китап нәшрияты директоры Илдар Сәгъдәтшин.

Китаплар арасында «Минем тәнем», «Су асты дөньясы», «Песиләр һәм песи балалары», «Самолетлар һәм вертолетлар», «Зур машиналар», «Нәниләр энциклопедиясе» дигәннәре бар. Китапларны кызыклы итү өчен нәшрият вәкилләре шактый тырышлык куйган.

Мактанырлык хезмәт янында кызганыч булган вазгыять тә бар. Татарстан китап нәшриятының балалар һәм яшүсмерләр әдәбияты редакциясе мөдире Айсылу Галиева мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен татар телендәге фәнни-танып белү китапларын язучы авторлар булмавын әйтте.

— Баланың мохите әдәбият белән генә чикләнми бит. Техника, медицина, география турында нигә сөйләшмәскә? Ул өлкәләрдә баланың белемен арттыру, тел мохитен киңәйтү өчен фәнни-танып белү китаплары кирәк. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен фәнни-танып белү китапларын язучы, авторларыбыз юк,  — дигән фикердә ул.

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*